Электрон юл белән тизрәк

2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе
Росреестр идарәсе, кадастр палатасы белгечләре һәм республиканың кадастр инженерлары электрон ызанлау планнарын әзерләүнең актуаль проблемаларын бергәләп тикшерделәр.
Агымдагы елның 1 июленнән кадастр инженерлары ызанлау планнарын кәгазь һәм электрон күчермәләрдә китерәләр. Яңа форматны биш ай эчендә куллану авырга туры килде. Җир участокларын кадастр исәбенә куюдан баш тартучылар саны үсте. Күчемсез мөлкәтне дәүләт кадастрлавының автоматлаштырылган мәгълүмати системасы ХМL-файлларны кабул итүдән баш тартты. Тиз арада составына кадастр палатасы технологлары кергән кадастр инженерларына ярдәм итү төркеме төзелде. Хәлне тотрыкландыру мөмкин булды. Ләкин бүгенге көнгә кадәр электрон проблемалар ызанлау планнары әзерләүдә өстенлек итүче булып калалар. “Кадастр инженерлары берләшмәсе” СРО НП башкарма директоры Вадим Савельев билгеләп үтүенчә, монда төп гаеп компьютер “миендә” түгел, ә кеше акылында. Хаталарның 70 проценты белемсезлек нәтиҗәсе. “СтелсКом” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте директоры Илфат Фәхразыев семинарда катнашучыларга үзенең программа продуктын үзләштерү тәҗрибәсе турында сөйләде, аның ассызыклавынча, күпчелек җир үлчәүчеләр структураны тасвирлау һәм ХМL-файл схемалары белән танышып тормаганнар. “Күп коллегалар мәҗбүри реквизитлар булуны гына исәпкә алып, кулдан кертелмәгән хаталарны күздән ычкындырып тикшерү программаларына ышандылар. Мәсәлән, дөрес булмаган кадастр номеры”, - диде ул. Сүз уңаеннан, кадастр палатасы сайтында ХМL документны дөрес формалаштыруны аңлатмалар урнаштырылды. Анда ук программада эшләп җиткерелмәүләр турында мәгълүматлар бар, алар тәгаенләштерелүче чиктәш җир участоклары турында кайбер мәгълүматларны корректлы рәсмиләштерүгә мөмкинлек бирмиләр. Алар буенча электрон версияне булдырмау турында карар кабул ителде. Ләкин ул вакытлыча, чынбарлыкны ачыклаганчы. Ул тиз җитәчәк. Хәзерге вакытта ХМL-файлның яңа версиясе эшләнә.
Теманы дәвам итеп, Илфат Фәхразыев семинарда катнашучы коллегаларын Росреестр дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталыннан кыюрак файдаланырга чакырды. “Бик  уңайлы, күп вакытны экономияли һәм хаталарны азайта. Кәгазьдә ызанлау планын әзерләү өчен күпме сызымнар сызарга кирәк. Ә портал аша эшләгәндә барысы да җиңел формалаштырыла һәм бер төймәгә басу белән “төялә”. Шул ук вакытта заказчылар өчен дә азрак борчыласың. Кадастр исәпкә алу өчен мөһим гамәлләрне инженер гамәлгә ашыра. Ә заявка бирүче аңа исәпкә алуда баш тартуларын белмәскә дә мөмкин. Геодезист баш тарту турында карарны алганнан соң ызанлау планында хатаны төзәтә һәм Интернет буенча аны кире кадастр органына җибәрә”, - дип аңлата “СтелсКом” директоры. Моңа өстәп, бу чыгымлы да түгел. Программаның бәясе 7 мең сум тирәсе тора плюс трафика өчен зур булмаган сумма. “Заявка бирүчеләр Интернетта эшли белүче кадастр инженерына өстенлек бирсәләр яхшы”, - дип хуплады аны ТР буенча кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Гатауллина. Электрон хезмәт күрсәтүләр кадастр исәбенә кую турында гаризаны карау срогын 20дән 7көнгәчә кыскарталар. Ә якын киләчәктә ул тагын да кимиячәк, 5 көнгә кадәр. Ләйсән Гатауллина белдерүенчә, декабрьдә кадастр палатасы заказларның 95 процентын Интернет-портал аша башкаручы кадастр инженерларының рейтинг исемлеген җәмәгатьчелек игътибарына куя. Аларга мәгълүмати технологияләр күрсәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International