Полиция, Буа район үзәк хастаханәсе, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа районындагы хезмәткәрләре буалыларның үз-үзеңне изоляцияләү режимын ничек үтәүләрен тикшерәләр.

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Полиция, Буа  район үзәк хастаханәсе,  ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа районындагы идарәсе хезмәткәрләре медицина битлекләрендә -шул рәвешле алар Буага күптән түгел чит илдән кайтучыларны һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиешле кешеләрне тикшерәләр. Кулларында  адреслы исемлекләр, шулай ук шәхси саклану чаралары да бар: битлекләр, перчаткалар, дезинфекция чаралары. Рейдлар барышында алар мондый гражданнарның өйдә булу фактын гына түгел, ә аларның яшәү режимын да  тикшерәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүлмәдән чыккан очракта, карантиндагы зат медицина битлеген киергә тиеш. Шәхси савыт — саба һәм шәхси бәдрәф предметлары аерым булырга, ә бөтен йорт буенча бүлмәләр даими җилләтеп торылырга, дезинфекция режимы үтәлергә тиеш. Гражданнарның  җаваплылыкны аңлавы бик мөһим.

Соңгы 3 атнада «Буа район үзәк хастаханәсе» хезмәткәрләре чит илдән килгән яки коронавирус инфекциясе белән элемтәдә булган 100гә якын кешене медицина күзәтүе астына алдылар. Бүгенге көндә үз-үзеңне изоляцияләү режимында 13 буалы кала. Аларның күрсәтелгән чараларның үтәлешен контрольдә тоту буенча районда 3 мобиль төркем эшли.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиешле кешеләргә җаваплылыгы турында исегезгә төшерәбез. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы, чит илдән килгән көннән башлап, 14 календарь көнгә (коронавирусның инкубация чоры) билгеләнә. Изоляция режимында урнашкан вакытта өйдә хасталык кәгазе ачыла (дәвалау учреждениесенә бармыйча). Әгәр кеше коронавируска шикләнеп, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозса,  административ җаваплылыкка тартыла. Ул РФ КоАП 6.3 статьясында каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International