Игътибар! Һава шартлары үзгәрә!

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча 6 апрельдә 18 сәгатьтән 7 апрельгә кадәр, тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә (Казанда 18 м/с га кадәр); төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык.

 
Казан буенча: 
Аязучан болытлы һава.

Төнлә кар, кыска вакытлы буран; көндез явым - төшемсез.

Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-4˚,

Көндез максималь һава температурасы +4..+6˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә-иртән кар, кыска вакытлы буран; көндез явым - төшемсез.

Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, урыны белән 15-20 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-4˚,

Көндез максималь һава температурасы +4..+7˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.

 
Көнбатыш Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә-иртән кар, кыска вакытлы буран; көндез явым - төшемсез.

Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, урыны белән 15-20 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚,

Көндез максималь һава температурасы +3..+6˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә-иртән кар, кыска вакытлы буран; көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр.

Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, урыны белән 15-20 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6˚,

Көндез максималь һава температурасы +2..+5˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә. 
 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Мондый юл шартларында хәрәкәт вакытында узып китүләрдән, башка полосага күчүләрдән баш тартырга кирәк. Гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк. Кинәт туктамаска, тукталыш ясаганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Машина йөртүчеләргә автомобильләренең торышына, аеруча тормаз сиситемасына, тәгәрмәчәләренә игътибар итү сорала.

Автомобиль йөртүчеләргә: 
 
- автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

- хәрәкәтне салмак кына башларга, кече әйләнештә түбән күчештә урыннан кузгалырга кирәк;

- хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм түбәнлекләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә;

- хәрәкәт иткәндә, гадәттә, транспорт чаралары арасындагы дистанцияне озынрак сакларга кирәк, чөнки тайгак юлда тормоз юлы шактый арта;


- автомобиль тукталышы өчен хәрәкәт тизлеген киметергә, тукталышны юлның туры һәм тигез участогында җитештерергә кирәк.
 
Җәяүлеләргә киңәш: 
 
- җайлы табанлы аяк киеме киергә; 
- җәяүлеләр кичүеннән генә юлны чыгарга; 
- карлы һәм бозлы юлда автомобиль йөртүчегә транспорт чарасын туктатырга күбрәк вакыт кирәклекне истән чыгармаска;  
- трассада хәрәкәтләнүче транспорт алдыннан юлны кисеп чыкмаска; 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International