Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә: татарстанлыларга 2020 елның апрель ае өчен пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.
Түләүләр пенсияләрне бирү графигы белән билгеләнгән даталардан алдарак биреләчәк, шуңа бәйле рәвештә, «Татарстан Почтасы» аша пенсия алучы гражданнарга пенсия алу адресы буенча өйдә булулары сорала.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФР хезмәтләренең күбесен, оператив мәгълүматны өйдән чыкмыйча гына алырга мөмкин, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук ПФР органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләрне - Буа шәһәрендәге РПФ идарәсенең телефон номеры буенча (районара) белергә була:
8 (84374) 3-56-84 или 074
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклагыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз! Без сезнең өчен эшлибез!
ТР буенча РПФ бүлеге Контакт-үзәге (843)279-27-27
ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-56-84
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571