Өйдә калыгыз! РПФ хезмәтләрен дистанцион рәвештә алачаксыз, ә азык -төлекне - өйгә китереп тапшыралар!

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәклеген искәртә. Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны телефон номеры буенча алырга мөмкин

8 (84374) 3-56-84 яки 074

Гариза бирелгән очракта, аны РПФ www.pfrf.ru сайтында шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.

Әгәр мәсьәлә Пенсия фондына барып кына чишелерлек булса,  сайт аша яисә 8 (84374) 3-56-84

  телефоны буенча кабул итүгә алдан язылырга кирәк.

Кабул итү алдан язылу буенча гына алып барыла.

Моннан тыш, Буа муниципаль районында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек һәм дарулар сатып алу һәм китерү өчен волонтерлар хәрәкәте эше оештырылган. Моның өчен кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк 8(84374) 3-35-35, 8(84374) 3-38-05

Беренче чиратта кирәкле әйберләр өлкән яшьтәге гражданнар акчасына сатып алына. Китерү бушлай башкарыла.

Өйдә калыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз! Без сезнең өчен эшлибез!

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-56-84

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International