65 яшьтән өлкәнрәк, үз-үзеңне изоляцияләү режимын сайлаган гражданнар 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр больничный ала алачак. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча билгеләнгән пособие өчен, карантин чорында, гражданнардан нинди дә булса документлар тутыру таләп ителми. Хасталык кәгазе өчен түләү гражданнарга турыдан-туры Социаль иминият фонды акчаларыннан килә.
"Пандемия шартларында без өлкән яшьтәге кешеләргә үз-үзебезне изоляцияләү режимында калу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Эшчәнлек өлкәсе ерактан торып эшләүне күздә тотмаган өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын тәэмин итү өчен 65тән өлкәнрәк эшләүче гражданнар өчен хасталык кәгазе алу
мөмкинлеге гамәлгә ашырылган», – дип белдерде Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Эш бирүче гражданнарны тулы хезмәт хакын түләү белән читтән торып эшкә күчерергә яки вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие рәсмиләштерү өчен социаль иминият фондына тапшырырга тиеш булачак.
Өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиене исәпләү гомуми кагыйдәләр буенча узачак. 8 елдан артык эш стажы булганда яраксызлык көннәре 100% күләмендә тәләнә. Базага уртача айлык хезмәт хакы алына, әмма максималь мөмкин булган пособие күләменнән арттырылмый. (уртача максималь күләме-69961,65 сум).
Пособиеләрне түләү Россия Социаль иминият фонды күрсәтелгән чорда хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе формалаштырылганнан соң 7 календарь көн эчендә, бер үк вакытта башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, элек ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Социаль иминият фонды белән берлектә чит илдән кайткан һәм алар белән бергә яшәүче гражданнарга вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү механизмы гамәлгә ашырылган иде.