Буада яшәүче 55 яшьлек Анисимова Ләлә Зарифулла кызы үз өендә сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм үз - үзеңне изоляцияләү режимы буенча таләпләрне үти-көн саен саф һавада спорт белән шөгыльләнә. Спорт - ул аның яшәү рәвеше. Кыш көне гаиләсе белән Наратлыкта чаңгы шуа, коронавирус пандемиясе башланганчы скандинавия йөреше белән шөгыльләнә, даими рәвештә бассейнга йөзүгә йөри.
Ләлә Зарифулла кызы 33 еллык стажы булган югары квалификация категорияле тәрбияче, ул Буа шәһәренең "Ромашка" балалар бакчасында эшли.
"Минем иң яраткан шөгылем-балалар белән эшләү. Шуңа күрә безнең эштә, барыннан да элек, сәламәт булу мөһим", - ди Ләлә Анисимова.
Ул махсус пропуск белән эшкә өйөрүендәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, Буа шәһәренең балалар бакчаларында ата-аналары яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәленә кагылмаган өлкәдә эшләүче балалар өчен дежур төркемнәр оештырылды.
Урамда кояш балкып, кошлар җырлаганда, үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү, көзге һава торышына караганда, күпкә катлаулырак. Әмма быелгы вәзгыятьтә халыкның иминлеге беренче урында булырга тиеш. Кызганыч, барлык буалылар да җаваплылык һәм дисциплина күрсәтми, шәһәр буйлап йөри һәм үз эшләре белән шөгыльләнә башлады. Икенче яктан, аларның барысы да диярлек саклагыч битлекләрдә. Шулай да халыкның күпчелеге өй режимын намус белән үти һәм җыелган өй эшләре белән шөгыльләнә