Янгынга каршы махсус режим кертелде

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Республикада, шул исәптән районда, 1 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде, ул 30 майга кадәр гамәлдә булачак.

Бәла булмасын өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк. Участок территориясен һәм якын-тирә территорияне ягулык калдыкларыннан, чүп-чардан, коелган яфраклардан вакытында чистартырга кирәк. Һәр корылма янында су белән сыешлык урнаштырырга кирәк. Корылмаларда түбәләргә җитүче терәтелгән яисә беркетелгән баскычлар, ә түбә өстендә – түбә очына кадәр барып җитүче баскыч булырга тиеш. Бина һәм корылмалардан 50 метрдан ким ераклыкта булган урыннарда учак ягу, чүп-чар яндыру тыела. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин сүзләренә караганда, барлык янгыннарның 50 проценты коры үлән, чүп-чар якканда килеп чыга. Ишегалларында газлы баллоннарны, шулай ук җиңел ялкынсынучы яки янучы сыеклыклар

салынган савытларны калдырырга ярамый. Электр челтәрләрен, электр һәм газ приборларын, мичләрне төзек хәлдә тотарга һәм аларны эксплуатацияләгәндә саклык чараларын үтәргә кирәк. Ут белән балалар шаяруына чик кую аеруча мөһим.

«Буа урманчылыгы» учреждениесе инженеры Михаил Егоров сүзләренә караганда, ун урман янгынының сигезе кеше гаебе белән килеп чыга. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри. Урманда учак кабызырга, тәмәке һәм шырпы ташларга, чүп-чар калдырырга ярамый. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.32 статьясы белән гражданнарга - 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, юридик затларга - 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен-4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга-20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга-300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International