Буада яшәүче ветеран Валентина Гусарова хәзер дә барлык полкташларының исемнәрен хәтерли.

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Снайпер Валя, снайпер Клава һәм Рита. Валентина бу өчлектә исән калганнарның берсе.

Снайпер хатага хокуклы түгел. Бигрәк тә сугышта. 1943 елда Буадан фронтка киткән Валентина Гусарова (кыз фамилиясе Захарова), Васильевка бистәсеннән Клавдия Лазарева моны яхшы үзләштерәләр. Снайпер-кызлар дошманның туп-туры күкрәгенә төзәп атарга өйрәнәләр.

- Безгә 19 яшь иде. Мәскәүдә снайперлар әзерләү буенча үзәк мәктәпне тәмамлаганнан соң безне III Белоруссия фронтына җибәрделәр. Ә Рита Баркованы Подольскида мәдәният эшчесе итеп калдырдылар. Тиздән Орша шәһәре өчен сугыш башланды. Немецлар, бу шәһәрне басып

алып, Көньяк Пруссиягә керергә теләделәр. Без ахыргача каршы тордык. Күпме солдат һәлак булган, яраланган. Салкын окопларда засадалар, Бобр, Неман елгаларны кичүе- боларның барысы да йөрәктә саклана. Көндез землянкаларда немецлар сизмәсен диеп учак якмадык, ә төнлә генә җылына идек. Болар барысы да коточкыч төш булып тоелды, - дип сөйли ул.

Белоруссиядән соң Латвия, Литва, Польшаны азат итү өчен сугышларда 31 нче армиянең снайпер-кызлары Валяны, Клаваны алгы сызыкка җибәрәләр. Командирның приказы шундый - алар куркусыз һәм ышанычлы арсенал. Кызлар төз атучылар гына түгел, санитаркалар да, разведчиклар да. Ветеран бер вакыйганы искә төшерә.

-Көчле томан иде. Белоруссия территориясендәге Пин сазлыгы янындагы агачлар ышыгында утырабыз. Разведчиклар безгә бездән 84 метр ераклыкта немецлар бар диделәр. Гадәттәгечә, безне алгы сызыкка куйдылар. Бераздан томан таралды һәм дошман күренде. Аны юк итү өчен безгә берничә минут җитте, - дип сөйләде безгә Валентина Григорьевна.

Бу батырлыклары һәм куркусызлыклары өчен снайперлар күпсанлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

- Атыш машинасына әверелгән кызлар, дошманны юк иткәннән соң, ничек рухларын күтәрделәр икән? - дип сорыйм мин.

-Разведчиклар безне немец шоколады белән сыйладылар, анекдотлар сөйләделәр. Ә кичләрен без хәрби җырлар җырлый идек. Бигрәк тә "Катюша"ны. Без маршал Константин Рокоссовскийны күрдек. Без аның җитәкче сәләтенә, Җиңүгә ышанычына сокландык. Ул без гади кызларда, бөтен совет халкын күрә белде. Мондый көчле рухлы кешене бүтән беркайчан да очратканым юк иде. Шуңа күрә дә рухыбыз көчле булгандыр, - диде ул.

Кызлар хыялланырга яратканнар. Бигрәк тә Клава. Сугышка кадәр балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән бу чая кызның киләчәккә зур планнары булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International