Ана капиталы күләме 2020 елдан үзгәрүгә бәйле рәвештә, элекке сумма күрсәтелгән сертификатлар алмашуны таләп итми, күләмне арттыру автомат рәвештә башкарыла дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара).
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ана капиталы суммасы тәшкил итә:
2020 елдан башлап туган беренче балалар өчен 466 617 сум;
2007-2019 елларда туган икенче балалар өчен 466 617 сум;
2020 елдан башлап туган икенче балалар өчен 616 617 сум.
*әгәр элек ана капиталына хокук тумаса, өченче яки аннан соңгы балалар өчен.
"Сертификатны алу вакыты буенча чикләүләр юк. Моннан тыш, 15 апрельдән Пенсия фонды сертификатларны гаризасыз рәсмиләштерәчәк, ягъни РПФның клиент хезмәтләренә шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячак, моның өчен бары тик расланган хисап язмасын гына кирәк,”
- Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мөһим! Ана капиталының күләмен һәм аның калдыгын өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта тикшерергә мөмкин.
#Пенсия фонды #Буа ш. #без сезнең өчен эшлибез!
ТР буенча РПФ бүлекчәсе Контакт-үзәге (843)279-27-27
ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-56-84 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571