Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (@minselkhozprod_rt) хәбәр бирә, 6 апрельдә Милли товар биржасы товар интервенцияләрендә катнашу өчен аккредитация алуга гаризалар кабул итә башлады. Сату күләме 1,5 млн. тоннага кадәр тәшкил итәчәк, сатулар башланган көн – 13 апрель.
⠀ Ашлыкка бәяләрнең югары дәрәҗәсе шартларында авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан товар интервенцияләре үткәрү турында карар кабул ителде, бу бәяләр вәзгыятен тотрыклыландыруга ярдәм итәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 5 октябрендәге 1003 номерлы карары нигезендә товар интервенцияләре Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 05.03.2020 ел, 110 номерлы боерыгы белән билгеләнгән ашлыкка бәя югарырак булган очракта гамәлгә ашырыла.
⠀Әлеге механизм кысаларында бары тик эчке базарда гына 1,5 млн. тонна ашлык сату планлаштырыла. Үткәрелә торган товар интервенцияләре хисабына ашлыкка бәя боерык белән билгеләнгән бәяләрдән түбәнрәк төшсә, товар интервенцияләре туктатылачак. Шул ук вакытта интервенция фонды ашлыгын гамәлгә ашыру Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.03.2020 ел, 817-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә дәвам итәргә мөмкин.
Сатуларда катнашу өчен документлар Мәскәү, Новосибирск, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Самара, Түбән Новгородта барлык биржа мәйданчыкларында кабул ителәчәк. Игътибар итегез, биржа мәйданчыкларындагы документларны кабул итү биржа мәйданчыкларындагы документларны контактсыз бирү Регламенты нигезендә контактсыз рәвештә башкарыла.⠀ Оештырылган торгларга "Он", "Азык", "Терлекчелек" һәм "Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр" категорияләре буенча катнашучылар рөхсәт ителә. Ашлык сату авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән билгеләнгән бәяләрдән башкарылачак.