Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты актларына үзгәрешләр кертү турында

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карар бирә:

1. «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.03.2020 ел, № 218, 27.03.2020 ел, № 223, 30.03.2020 ел, № 234, 31.03.2020 ел, № 240, 03.04.2020 ел, № 252 карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

21 пунктта «Туктатырга» сүзен «Туктатырга (чикләргә)» сүзләренә алмаштырырга; »

71 пунктта «бу кагылмый» сүзләреннән соң «кичектергесез нотариаль гамәлләр кылучы нотариуслар һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итүче затлар,» сүзләрен өстәргә.

2. 2020 елның 31 мартындагы 240 номерлы «Татарстан Республикасында яңа короналаштыру инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарын гамәлгә ашыру чаралары хакында» карары белән расланган, яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасында хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр бирү Тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

3 пунктның беренче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3. Махсуслаштырылган сервиста теркәлү өчен граждан 2590 номерына «регистрация# паспорт сериясе һәм номеры»* (мәсәлән: регистрация#9219632506) тексты белән бушлай смс-хәбәр җибәрә.»;

сылтаманы түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 «* Паспорт сериясе һәм номеры пробелларсыз һәм тамгаларсыз күрсәтелә».

3. Әлеге карар аның басылып чыккан көненнән үз көченә керә дип билгеләргә.

http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=557386

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International