Буа районында ялгыз өлкәннәргә ярдәм итүче волонтерлар үзәге тулы режимда эшли. Волонтерлар халыкка коронавирус таралуга бәйле реаль хәл турында мәгълүмат бирәләр, профилактик чаралар, үз-үзеңне изоляцияләү вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлиләр, ветераннарга, пенсионерларга, күп балалы гаиләләргә һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Җәмәгатьчеләр өч атна эчендә 100гә якын буалыга ярдәм иттеләр инде.
Аларның эшенә ихтыяҗ зур. Нигездә, өлкән кешеләр мөрәҗәгать итә. Берсенә - азык-төлек, икенчесенә-дарулар сатып алу өчен ярдәм кирәк. Коммуналь хезмәтләр өчен счетларны түләү очраклары да була. Кагыйдәләр буенча, волонтерлар үз маршрутлары дәвамында-кибеттә, даруханәдә яки урамда – саклагыч битлекләр һәм перчаткаларда булырга тиеш. Һәр чыгу алдыннан аларга яңа саклану чаралары бирелә. Сүз уңаенда, волонтерлар фатирларга керми. Алар сатып алунган әйберләрне баскыч мәйданчыгында тапшыралар.
Волонтерларның эше гражданнар тарафыннан сизелә һәм бәяләнә. Шулай итеп, Буа районы Кайбыч авылында яшәүче Наҗия Гарипова, битараф калмаганнары һәм булышканнары өчен, волонтерларга рәхмәт сүзләре белән видео яздырып, барысына да сәламәтлек һәм сабырлык теләде.
Исегезгә төшерәбез, ярдәм сорап өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча " Кайнар линия”гә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (84374) 3 35 35, (84374) 3 38 05, 8(917) 271 57 01. Шулай ук федераль «кайнар линия» номеры да эшли - 8-800-200-34-11.