Кичә, 7 апрельдә Бөтен дөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтте.
Дөньяда сәламәтлектән дә кыйммәтрәк нәрсә юк. Дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү һәм начар гадәтләр булмау кешегә һәрвакыт яшь һәм күтәренке кәефле булырга мөмкинлек бирә. Гражданнарның сәламәтлеген саклау-һәр цивилизацияле дәүләтнең аерылгысыз өлеше. Бөтендөнья сәламәтлек көне-ул гади дата гына түгел, ә һәркем туганда табигать бүләк иткән сәләмәтлекне ничек сакларга кирәклеге турында уйланырга тиеш.
Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм ата-аналар челленджга кушылдылар һәм ролик яздырып, чисталык һәм гигиена кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр. "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр коронавирус пандемиясе өчен иң катлаулы чорда меңләгән теләкләрне берләштерүгә юнәлдерелгән “Иң игелекле һәм сәламәт теләкләр” марафонын оештырдылар. Ә Күл Черкене төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!” исемле онлайн—зарядка оештырдылар.
Сәламәтлек, барыннан да элек, безнең өчен. Без бүген кешеләрне үз сәламәтлегебез турында кайгыртырга чакырабыз.