"АБВГДЕЙКа" балалар бакчасы "Бөек Җиңү өчен рәхмәт" акциясен башлап җибәрде

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Ничә генә  еллар узса да, без Җиңүебезне истә тотачакбыз һәм аны саклап калучыларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәчәкбез. Ул Җиңү языннан инде 75 ел узды: без җирдә тынычлыкка сөенәбез, һәлак булганнарны хәтеребездә саклыйбыз. Совет Ватанының азатлыгы һәм бәхете өчен гомерләрен биргән солдатларның батырлыгын беркайчан да онытмабыз. Һәлак булганнар истәлеге мәңгелек булачак! Без сезне хәтерлибез, солдатлар! Барлык исемнәр дә билгеле түгел, әмма шул дәһшәтле  сугыш еллары онытылмый.

"АБВГДЕЙКа" балалар бакчасы "Бөек Җиңү өчен рәхмәт" акциясен башлап җибәрде, мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләр белән берлектә Бөек Җиңүнең юбилеена багышланган плакат-коллаж ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International