Үзләре сайлаган язмыш

2012 елның 21 декабре, җомга
Иманым камил, Ырыңгы авылында яшәүче Тамара Петрова кебек булу һәр кеше хәленнән килми.
Бервакыт авылда үткән иҗат отчеты концертында сәхнәдә ире Юрий, уллары-кызлары белән  чыгыш ясаган Тамараның: “Монда гаиләбезнең тамчысы гына, ялларда дистәдән артабыз”, - дигән сүзләре гаҗәпләндерде. Мәдәният йорты директоры булып эшләүче хатын үзенекеләр янына чит балаларны да сыйдырган булып чыкты. 
Оптимист табигатьле Тамара гомеренең шактый өлешен Минзәлә шәһәрендә үткәрә. Урманчы ире артыннан юллама буенча барып урнашкач, җитеш тормышта яшиләр. 2000 елда, Тамараның әтисе Геннадий Александровичның авырып китү хәбәрен алганнан соң, кызлары Снежананы, уллары Максимны, Никитаны алып, туган авылларына кайтып төпләнергә мәҗбүр булдылар. Тамара үз эшен ачты, Юрий фермер буларак җир мәйданы рәсмиләштерде. 
Көтмәгәндә Юрийның апасы вафат булгач, мәктәп яшендәге кызлары Оксана белән Маринаны Юрий белән Тамара ике дә уйламыйча үзләренә алдылар. Беркүпме вакыттан соң авылдашлары – укучы балалар Федя белән Таня фаҗигале төстә әти-әнисез калды. Петровларның кызлары Снежана: “Әни, әйдә, Таня белән Федяны үзебезгә чакырыйк. Бездә яшәсеннәр”, - дигәч, Тамара каршы килә алмады. Бер йортта яшәүче әтисе Геннадий да: “Сугыш елларында бездә балалар йортыннан кайтарылган егермеләп бала яшәде. Чыдадык. Ашарга да җитте”, - дип, кызының, оныгының фикерен куәтләде. Шулай итеп Тамара ике балага опекунлык рәсмиләштерде. 
Петровлар гаиләсенең тагын да ишәю тарихы болай булды. Бер көнне Тамараны район башкарма комитетының балигъ булмаганнарга карата опека һәм попечительлек буенча эшчәнлекне оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча баш белгеч Наталья Македонская чакыртып алды. “Тамара, уңганлыгыңны, мәрхәмәтле булуыңны беләм. Бер туганы да юк, шушы баланы 18 яшенә кадәр тәрбиялә инде”, - дип интернат-мәктәптән Ольга Власованы алырга тәкъдим итте. Шул рәвешле Петровларда сигез бала булды.
Өй тулы бала, мохтаҗлык күрмичә, җитеш тормышта яшәсеннәр, дия-дия ир белән хатын бер минут тик тормыйлар. Ишегалды тулы мал-туар, кош-корт асрыйлар. Отрада авылындагы туганнары йортында умарталары бар. Кызларны сыер саву, кош-корт карау, пешерү, юу һөнәрләренә өйрәтте ана. Малайлар Юрий янында мәш киләләр. Тамарага Минзәләдә яшәгәндә интернатта тәрбияче булып эшләү тәҗрибәсе менә кайчан кирәк булды. Снежанасы кайчакларда: “Әни, син аларны бездән артыграк та яратасың”, - дип, ярымшаяртып, ярым чынлап та сөйләп куя.  
Хәсрәтләр дә читләтеп узмады гаиләне. 18 яше тулган көннәрдә исерек егет корбаны булган Маринаны җирләү әти-әнине аяктан екты. Тәтеш педагогия училищесына укырга кергән Танясы өчен дә артыграк шатланды ахрысы, өйгә кайтуны сирәкләгән кыз янына баргач, аның йөкле булуын белделәр. Тамара аңа сабыен бала тудыру йортында калдырырга рөхсәт итмәде. Бүгенге көндә 5 яшьлек Юля гаиләдә иң кадерле  кеше. 
Тамара белән Юрий кулга калган әтиләрен дә кадерләп соңгы юлга озаттылар. 
Петровларның үзләре сайлаган язмышы бу. Бары тик киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр генә атлый алган юл. Андый батырлык һәркемнең хәленнән килми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International