Еллар аша очрашу

2012 елның 21 декабре, җомга
М. Вахитов исемендәге гимназиянең 90 еллык юбилее монда белем алучыларның еллар аша да уку йорты белән тыгыз элемтәдә торуларын күрсәтте.
“Юбилейга кунаклар төрле шәһәрләрдән җыелдылар. “Вахитов”тан киткәнебезгә 60 ел тулды. Барысы да кичә генә булган кебек. Педагогларыбыз тәҗрибәсе безнең өчен гомер буе өлге булды”, - диләр Адав-Толымбай авылыннан килгән пенсиядәге укытучылар Миңлебану белән Мансур Җаббаровлар. 
Кичә район мәдәният сараенда дәвам итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөдәррис Гайфуллин укытучыларны, кунакларны үзе, муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров исеменнән тәбрик итте, гимназиягә Мактау грамотасы, төсле телевизор тапшырды. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илнар Абзалов гимназиягә мәгариф идарәсенең котлавын тапшырды. Мактау грамоталарына дистәләрчә укытучылар да лаек булдылар. Быел юбилейларын билгеләп үтүче ветеран укытучыларга аерым хөрмәт күрсәтелде. Элеккеге укучылар уку йортына зур бүләкләр белән кайтканнар. ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов мәктәпкә ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын, үзе исеменнән мәктәп китапханәсенә мең ярым данә китап тапшырды, 50 кешегә “Идел” журналына подписка рәсмиләштерде. “Бөек шәхесебез Ризатдин Фәхретдин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эшләргә, һөнәр, сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм итәргә тиеш. Укытучылар шулай эшләделәр дә. Мәктәптән киткәнемә 46 ел вакыт үтсә дә, кичә генә кебек.  Вахитов мәктәбе безнең өчен шундый урын. Һәр балага “дүртле”дән ким билге куймый торган физик Фариз Галиуллин, химияне яратмаучыларда да әлеге фәнгә мәхәббәт уятучы Рәхилә Ибраһимова, шигърият дөньясын ачкан Роза Мәрдәнова, зыялылыгы, матурлыгы белән аерылып торган географ Сания Габитова, бервакытта да тавышын күтәрмәүче, балаларны үзенеке кебек якын күрүче математик Камал Минаев, балаларга тору урынын кайгыртучы, тирән белемле директор Әбрар Габитов, тарихчы Гөлсем Султиева, КДПИне яңа тәмамлап эшкә кайткан Рәйнә Курамшина һәм башкалар гомер буе онытылырлык түгелләр”, - диде ул. “Татагропромстрой” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Закиров гимназиягә Р. Зыятдинов белән икесеннән сәхнә яктырту аппараты бүләк итте, үзенең хатирәләре белән уртаклашты. “Исәктән йөреп укуы җиңел булмады. Сөт бидоннары өстенә утырып трактор арбасында да йөрдек. Белем алу юлында авырлыклар күрсәк тә, ул еллар сагындыра. Укытуны рус телендә алып барырга, дигән фәрман чыкты. Математика укытучысы Мәрдән Мәрдәнович сыйныфка кергәндә “Здравствуйте!”, дәрес беткәч “До свидания, дети!” дия иде. Русча укуыбыз шул булды. Дәресне татарча аңлатты. Мәктәптән соң Гөлсем Галләмовна тарих буенча кит, дисә дә, сызым фәнен укытучы Зәки Зиннурович төзүче булырга кодалады. Рәхмәт аларга миңа юнәлеш биргәннәре өчен. Гомерем буе һөнәремне яратып башкардым”, - диде Ирек Мөнир улы. Шагыйрь Әхмәт Рәшит гимназиягә соңгы елларда басылган китапларын алып кайткан. “Мәктәптә драматург Шәриф Хөсәенов, әдәбиятчы галимнәр Равил Рахмани, Шәрәф Әхмәдуллин кебек олпатлар тәрбияләнү күп нәрсә турында сөйли. Мин ятим балага нык терәк булган мәк-тәбемә, укытучыларыма булган мәхәббәтемне әйтеп бетерә алмый интегәм”, - диде ул һәм гимназиянең 90 еллык юбилеена иҗат иткән шигырен укыды. Г. Тукай исемендәге премия лауреаты, фольклор өлкәсендә зур хезмәт башкарган Ленар Җамалетдинов гимназия өчен директор Флера Хисаметдиновага үзенең китапларын бүләк итте. Казан дәүләт технология университеты профессоры Фоат Гарифуллинны Хәдичә Сибгатуллина, Сәхәп Курамшин, Рәхилә Ибраһимова укыткан. “Вахитовта алган белемем ныклы нигез булды. Тормышта нәрсә генә эшләсәм дә, бу гамәлемне укытучыларым ничек кабул итәрләр икән, дип борчыла идем”, - диде ул. Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендә эшләүче профессор Хәйдәр Галиуллин үзен укыткан укытучыларга бүләкләр тапшырды, укытучылары Гөлсинә Алимовага, Сания Габитовага рәхмәт белдерде.  “Фән биеклекләрен яулауда укытучыларның роле зур. Әхмәт Рәшитнең башка мәктәпләрнең “бишле”се вахитовлыларның “өчле”сенә тора, дигән шигырь юллары бик дөрес”, - диде ул. Казан дәүләт техник университеты профессоры Фиюзат Гайсин үзенең киләчәк юлын билгеләүдә укытучылар Зиннәтбану Вәли кызы белән Нурия Газиз кызының роле зур булуы турында сөйләде. “Татплодоовощпром” концерны директоры Раил Зыятдинов күңелендә дә укыган мәктәбе онытылмаслык истәлекләр белән бәйле. “Вахитов мәктәбендә төпле белем алуым Буадагы питомникта, Яшел Үзән районында, Нурлат совхозында директор вазифаларын башкара алырлык дәрәҗәгә менәргә ярдәм итте”, - диде. Шагыйрь, әдәбият белгече Равил Рахмани, Таң авылында туып-үскән ТРның атказанган механизаторы Әсгать Сәлахов һәм башкалар авыр елларда да авыллардан килгән балаларны кеше итәр өчен зур тырышлык, мәрхәмәтлелек күрсәткән укытучыларына рәхмәт сүзләрен жәлләмәделәр. 
Сугыш башлануга хәрби хезмәткә чакырылган, танкист буларак яраланган, аннан соң үзе танк йөртүчеләр әзерләгән Рәүф Төхфәтуллинны залда утыручылар көчле алкышларга күмде.  
Гимназиянең элеккеге укучылары, бүгенге көндә югары уку йортларында белем алучы Рамилә Шәрәфетдинованың, Илназ Әгъләметдиновның, Роберт Шәйхетдиновның, Дарья Корнееваның, укытучы Әлфия Галимованың җырлаулары, укучыларның биюләре һәм башка чыгышлар бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Флера Фаяз кызы юбилейга кайткан кунакларга һәм тантананы оештыруда булышкан спонсорларга зур рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International