«Пятерочка» волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен ташламалар бирү турында игълан итте

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Үз-үзеңне изоляцияләү һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау чорында социаль хезмәткәрләрнең һәм волонтерларның роле кискен артты. Алар эшенең зур социаль әһәмиятен югары бәяләп, «Пятерочка» сәүдә челтәре карантинлы чаралар һәм үз-үзеңне изоляцияләү чорында волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен ташламалар бирү турында игълан итте.

«Пятерочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров ассызыклаганча: «Бөтен Россия буенча социаль хезмәтләр, шулай ук волонтерлар штаблары эшли. Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар ялгыз пенсионерлар, ветераннар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен азык-төлек сатып алалар һәм аларны өйләренә илтеп бирәләр".

Бүгенге катлаулы ситуациядә мондый мөһим юнәлешне хуплау өчен «Пятёрочка»  барлык төбәкләрдә дә карантин чаралар һәм үз — үзеңне изоляцияләү чорында социаль хезмәткәрләргә һәм волонтерларга тиешле документ-таныклык яки бейдж күрсәтелгән вакытта ташламалар бирәчәк, дип билгеләп үтте Сергей Гончаров.

Ташлама «Пятерочка» ның барлык кибетләрендә көннең беренче яртысында (13.00 сәгатькә кадәр) дүшәмбе көнне — 10%, калган көннәрдә-5% күләмендә биреләчәк. Кайбер төбәкләрдә 10% артык ташлама атнаның башка көннәрендә дә гамәлдә булачак. Тулырак мәгълүмат-сәүдә челтәре сайтында.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International