Ау – ату гына түгел

2012 елның 21 декабре, җомга
Кыргый җәнлекләргә ау сезоны бара. Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәнең районара бүлеге начальнигы Михаил ФИЛИН белән әңгәмәбез аның  нечкәлекләре хакында.
– Ау – кулга мылтык алып, кыргый җәнлек-киекләрне ату гына түгел, ә 2009 елның 24 июнендәге “Ау һәм ау ресурсларын саклау турында”гы 209 һәм 1995 елның 24 апрелендәге “Җәнлекләр дөньясы турында”гы 2 номерлы Федераль законнар тарафыннан көйләнүче, срогы, урыны һәм хайваннарның төре билгеләнгән гамәл, эшчәнлек. Ул шулай ук РФ Табигый ресурслар министрлыгының 2010 елның 16 ноябрендә 512 номерлы Боерыгы белән расланган һәм 2012 елның 15 июнендә үз көченә кергән ау кагыйдәләре белән дә көйләнә. Район территориясендә ике ау хуҗалыгы – аучыларның һәм балыкчыларның Буа район җәмгыяте һәм “Баек агачлыгы” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте бар. Аларның үз чикләре, территорияләрендә ау өстә әйтелгән законнар һәм кагыйдәләр нигезендә башкарылырга тиешле кыргый ау җәнлекләренең исәбе билгеләнгән. Ау ресурсларын аулау лимиты ТР Президенты Карары белән билгеләнә. Аның нигезендә  “Баек агачлыгы”нда 28 февральгә кадәр 8 кабан (аларның 5есе 1 яшькә кадәрге, 3есе зур), 15 гыйнварга чаклы 2 поши ауларга ярый. Аучыларның һәм балыкчыларның район җәмгыятенә шулай ук 2 поши атарга рөхсәт ителә, ә менә кабан дуңгызларының исәбе аз булу, аларга ау ачу мөмкинлеге бирми. Куяннарны ике ау хуҗалыгында да 15 гыйнварга кадәр ауларга ярый.
– Аучылар күп, ә җәнлекләрнең саны чикле. Аларны аулау тәртибе ничек билгеләнә?
– Иң элек шунысын әйтергә кирәк, аучыларга барлык төр җәнлекләрне аулар алдыннан рөхсәт алу мәҗбүри.  Тояклыларга күмәк ау вакытында, ягъни аучылар саны 2 һәм аннан күбрәк тәшкил иткәндә рөхсәт алучы исемлеккә аларның барысын да кертергә һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрергә тиеш. Ауга чыгучы һәркемнең Россия үрнәгендәге аучы билеты, корал саклауга һәм йөртүгә рөхсәте булу мәҗбүри. Куянга килгәндә, аны бер сезонга 3не атарга ярый. Аулаганнан соң ук рөхсәт кәгазенә тамга салу таләп ителә. Мондый билге булмау административ хокук бозу санала. Сезон ахырында рөхсәт кәгазьләре аучылык хуҗалыкларына тапшырылырга тиеш. Бу ауланган җәнлекләр исәбен алып бару мөмкинлеге дә бирә. Сүз уңаеннан, кыргый җәнлекләрнең исәбен билгеләү максатында 1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр кышкы маршрут исәбе алып барылачагы хакында да әйтеп китәсем килә.  Ул яңа кагыйдә – навигатор кулланып башкарылачак. Һәр исәп алучы үз маршрутын ике мәртәбә узачак.
– Михаил Александрович, җәнлекләрне тәүлекнең кайсы вакытында ауларга ярый?
– Монда катгый чикләү юк. Әмма төнлә аларны автомобиль фараларын яктыртып куу җинаять санала һәм РФ Җинаять кодексының 258 маддәсе буенча квалификацияләнә. Шулай ук снегоходта барган килеш атучы да җинаять җаваплылыгына тартыла.
– Гадәттә кыргый җәнлекләр тирәсендә браконьерлыкка да урын була. Бездә бу уңайдан хәл ничек?
– Район территориясендә әлегә кадәр браконьерлык фактлары теркәлгәне юк. Бер ел эчендә 11 аучы административ җаваплылыкка тартылды, нигездә, рөхсәт кәгазьләре булмаган өчен. Ә менә күрше районнарда моның нинди нәтиҗәләргә китерүен үз җилкәләрендә татучылар бар. Мәсәлән, агымдагы елның 26 февралендә Кама Тамагы районының Балчыклы авылы тирәсендә җәнлек аулауга рөхсәте булмаган килеш 4 кабан дуңгызы аткан И.нең табигатькә зыяны 180 мең сум белән бәяләнде. Ул аны да каплады, суд карары нигезендә 100 мең сум штрафка тартылды һәм шулай ук аучы карабины һәм дүрт патроны конфискацияләнде. Тәтештән Б. һәм Т. шулай ук рөхсәтсез һәм транспорт кулланып 4 куян аулаган өчен 20 һәм 15 мең сум күләмендә штрафка тартылдылар, мылтык, патроннар һәм фонарь конфискацияләнде. Район территориясендә алга таба да браконьерлыкны кисәтү максатында рейд төркемнәре эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International