Россия Хөкүмәте салымнар түләү һәм салым хисаплылыгын тапшыру срокларын күчерде
РФ Хөкүмәте коронавирустан зыян күргән тармакларда, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча чаралар күрде.
2020 елның 2 апрелендәге 409 номерлы тиешле карарны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Бизнеска ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат белән Россия Федераль салым хезмәте сайтының махсус бүлегендә танышырга мөмкин