Дамир Фәттахов яшьләр белән турыдан-туры эфир үткәрә

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 9 апрельдә 15.00 сәгатьтә Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Инстаграмда үзенең рәсми аккаунтында туры эфирда чыгыш ясаячак.

Онлайн-трансляция барышында министр яшьләр кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Әңгәмә республика министрлыгы ничек итеп үз-үзен изоляцияләү шартларында һәм ул төгәлләнгәннән соң яшь кешеләргә ярдәм итә алуы темасына җавап-сорау форматында узачак.

Эфир «Яшьләр вакыты: яшьләр өчен кризиска каршы чаралар» дип атала. Теләге булган һәркем әңгәмә вакытында кушыла һәм актуаль темага үз сорауларын бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International