Бу көннәрдә Буада урманнар тирәсендә сөрү эшләре бара. Бу-янгыннардан саклау чарасы. Буа урманчылыгы директоры Сергей Кириллов сүзләренә караганда, быел 169 километр озынлыктагы полосаларны сөрү башкарылган. Тагын 30 километр өстәмә эшкәртәчәкләр. Бу эш күптән түгел утыртылган участоклар тирәсендә башкарылачак.
- Безнең район карамагында Буа, Апас, Чүпрәле районнары урманнары. Кырларны сабан белән сөрүдә 4 трактор эшли. Эшкәртлелгән полоса 1 метр 40 сантиметр киңлектә булырга тиеш. Бары тик шушы шарт үтәлгән очракта гына ут урманга күчә алмый, - дип аңлата Сергей Васильевич.
Исегезгә төшерәбез, республикада, шул исәптән Буа районында, 1 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде, ул 30 майга кадәр гамәлдә булачак. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү бик мөһим. Анда учак кабызырга, янган тәмәке төпчеге һәм шырпы
ташларга, чүп-чар калдырырга ярамый. Урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.32 статьясы белән гражданнарга - 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, юридик затларга - 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен-4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга-20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга-300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салу каралган.