Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов "Буа " сәнәгать паркы резиденты вәкиле белән очрашты

2020 елның 10 апреле, җомга

Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов "Буа" сәнәгать паркы резиденты вәкиле Эльчин Исмаил оглы Достуев белән очрашты. Ул экологик чиста продуктларны ел әйләнәсе үстерү һәм эшкәртү өчен теплицалар урнаштырачак.

Ранис Рафис улы эшкуар алдына эш темпын тизләтү һәм җитештерүне бу елның маенда башлап җибәрү бурычын куйды.

Буа районындагы сәнәгать паркы-җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендә кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүче эшкуарлар өчен идеаль мәйданчык.

Бизнесменнарга арендага барлык инженер инфраструктурасы булган мәйданнар биреләчәк, шул ук вакытта аренда түләве алынмаячак. Алга таба, әгәр эшмәкәр җитештерүне киңәйтә һәм корылмалар төзи икән,

аның әлеге мәйданны сатып алу мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк. Сәнәгатьтә икътисадның төрле тармакларыннан предприятиеләр, сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашачак. Бүген резидентларны җәлеп итү һәм аларны дәүләт ярдәме чаралары белән таныштыру буенча актив эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International