Бүген, 10 апрельдә, район җитәкчесе Ранис Камартдинов Буа районы предприятиеләрендә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча күрелә торган чаралар белән танышты. Эш сәфәре барышында ул Әхмәт электромеханика заводында һәм Буа икмәк заводында булды.
«Әхмәт электромеханика заводы» ЯАҖ җитәкчесе Эдуард Хәбибҗанов хәбәр иткәнчә, предприятиедә яңа вирусның таралу мөмкинлекләрен минимальләштерү өчен кирәкле медицина чаралары комплексы уздырылган. Көн саен сменага килүче хезмәткәрләрнең температураларын тикшерәләр, шулай ук барлык эш урыннарына дезинфекция үткәрелә, хезмәткәрләр битлекләр белән тәэмин ителә. Коллективта коронавирусны профилактикалау чаралары турында инструктаж да үткәрелгән.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 1958 елда нигез салынган Әхмәт электромеханика заводы бүгенге көндә Россиянең энергия системасының күп кенә предприятиеләренең ышанычлы тәэмин итүчесе булып тора.
Ранис Рафис улы, икътисад министры урынбасары Альберт Вәлиулов һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова белән бергә, җитештерү бүлмәләрен карады, цехлардагы эшләр белән танышты. Ул чир йоктыручыларны тиз ачыкларга гына түгел, вирусның тиз таралуын булдырмый калырга да ярдәм итә торган профилактик чараларга аерым игътибар бирергә тәкъдим итте.
Шулай ук Ранис Камартдинов Буа икмәк заводында булды. Соңыннан шәһәрнең кайбер сәүдә нокталарына кереп, коронавирус таралуны булдырмас өчен эшмәкәрләр тарафыннан күрелгән чаралар, шулай ук аларның эшләренең торышы, бәяләр торышы, товарлар ихтыяҗы белән кызыксынды.
Әйтергә кирәк, Буа муниципаль районында бүгенге көндә коронавирус белән авыруның расланган очраклары юк, чит илдән килгән 6 граждан үзизоляциядә.
Буалыларга мөмкин булган кадәр өйдән чыкмаска, профилактиканың барлык чараларын үтәргә киңәш итәбез. Сәламәт булыгыз, өйдә калыгыз!