Татарстан Хөкүмәте Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында карарның яңа вариантын бастырып чыгарды. Хәзер документка зиратларга баруны тыю да, аларның кайбер чикләүләре булган күп функцияле үзәкләр (КФҮ) эшенә рөхсәт тә кертелгән.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин халыкның үзизоляциясе реңимына үзгәрешләр кертүче карарны имзалады.
Карарда язылган:
30.03.2020-12.04.20 дәүләт, муниципаль һәм башка хезмәтләр күрсәтү турында гаризалар һәм документлар кабул итү туктатыла;
13.04.2020 елдан башлап, санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, гариза бирүчеләрне бары тик дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
порталы, дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының рәсми сайтлары аша электрон рәвештә хезмәт күрсәтүгә гаризалар (мөрәҗәгатьләр) бирү каралмаган хезмәтләргә генә кабул итә, бары тик билгеләнгән датага һәм вакытка алдан язылу буенча гына.;
2020 елның 11 апреленнән санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен гражданнар тарафыннан зиратларга бару тыела, җирләү(күмү) буенча хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерү һәм җирләүдә(күмү) катнашу очракларыннан тыш. «Матәм процессында бер үк вакытта 20дән артык кеше катнаша алмый», — диелә документ текстында