Буалыларны аз керемле гаиләләрдәге балаларны дистанцион укыту өчен шартлар тудыруга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә чакырабыз

2020 елның 11 апреле, шимбә

Предприятие һәм оешма җитәкчеләре, сәүдә фирмалары һәм челтәрләре директорлары, эшмәкәрләр һәм яхшы кешеләр игътибарына!

Сездән аз керемле гаиләләрдәге балаларны дистанцион укыту өчен шартлар тудыруга кулдан килгәнчә ярдәм итүегезне сорыйбыз - файдаланылмый торган компьютерлар, ноутбуклар, смартфоннар, гаджетларны үз мәктәбегезгә алып килүегезне, интернет-трафикны түләвегезне сорыйбыз. Сезнең запас мобиль телефоннар, мониторлар, клавиатура, тычканы, веб-камералар, наушниклары һәм дистанцион

укыту өчен яраклы башка техник кирәк-ярагыгыз булса, мәктәпкә биреп, балаларга ярдәм итә аласыз.

Белешмә мәгълүматны «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУдә (84374) 3 27 02 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International