Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны өйдә калырга өндәде

2020 елның 11 апреле, шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagramда гаилә көнкүрешенең рәсемнәрен бастырып чыгарды, аларны #Оставайтесьдома хэштегы белән билгеләде.

Беренче картинада дүрт кешедән торган гаилә сурәтләнгән: әтисе һәм улы шахмат уйный, балалар кәнәфиендә кечкенә кыз утыра, ә әнисе өстәл янына пирог — зур бәлеш алып килә.

Икенче рәсемдә пар бергәләп коймак пешерә, ә өченчесендә — ноутбукта нидер карый һәм өчпочмак ашый.

"Өйдә утырабыз, Рөстәм Нургалиевич, барлык подписчикларга дә киңәш итәбез», «Ничек тәмле ашыйлар», «Әйе, менә бу минеке, мин үз йортымны яратам», — дип яздылар ТР Президенты подписчиклары комментарийларда.

Хөрмәтле буалылар, үзегезне саклагыз, өйдә калыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International