Буа драма театры төзелеше.
Буа драма театры бинасының уңайлы залы 200 урынга исәпләнгән, шәһәр үзәгендә урнашкан. Янәшәдә генә музей- каршында фонтан, аркалы шәһәр паркы. Ерак түгел алтын гөмбәзле православие храмы. Уңайлы, тыныч җирлек.
Асылда, 100 еллык тарихы булган, 50нче елларда яшәүдән туктаган театр, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең «Театр булырга тиеш!» дигән ихтыярлы карары белән 2007 елда яңадан ачыла. Коллективны шунда ук Раил Садриев җитәкли, хәзерге вакытта да ул театрның директоры һәм сәнгать җитәкчесе. Аның сөйләвенчә, беренче спектакльне татар труппасы Буада 1917 елның маенда уйнаган. Хәер, императорга Сембер губернасының Буа өязе территориясендә (ул чакта Буа аңа карый) татар телендә спектакльләр уйнау үтенече моңа кадәр ике ел алдан җибәрелгән булса да, тик рөхсәт булмый. Февраль революциясеннән соң Керенский көтмәгәндә бу рөхсәтне бирә. «Ул бит тумышы белән Сембердән булган, якташ, бәлки, шуңа рөхсәт иткәндер дә», - ди Раил Садриев.