Иртә яз ашыктырды. Быел районда чәчү эшләренә 1 апрельдән керештеләр.

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Быел районда чәчүгә 1 апрельдә керештеләр. Хәтта зур стажлы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә, язгы чәчүгә болай иртә керешкәннәрен хәтерләмиләр, диләр.

Чәчүгә беренчеләрдән булып «Авангард» агрофирмасының, «АгроНур» җәмгыяте һәм «Ембулатово» җитештерү кооперативы чыкты.

Март ахырында ук “Авангард” агрофирмасының “Маяк”, “Үзәк” бүлекчәләрендә туфрак өлгерешен тикшерделәр, 4-5 сантиметр тирәнлектә туфрак 7-8 градуска кадәр җылынган иде. Шуннан соң һава торышы җылыга да, салкынга да үзгәрде, кар да төште.

Агрофирманың баш агрономы Хәмит Гыйматдинов сүзләренә караганда, бу салкыннар зыян китермәгән, ә менә төнге минус температуралары сузылса, бигрәк тә агуланмаган, зарарланган орлыклар черәргә мөмкин.

- Туфрак температурасын даими үлчәп торабыз. Һава температурасы минус 3 булганда 10 сантиметр тирәнлектә ул плюс 3. 3-4 см тирәнлектә- плюс 0,6-0,7 градус иде. Орлык әле тишелми, - ди ул. Агрофирмада арпа чәчү дәвам итә, борчак чәчүгә керештеләр. Салкынча булганда, туфракка орлыкларны нигездә көннең икенче яртысында чәчәчләр. Туфрак өлгергән. Агроном сүзләренә караганда, югары катламдагы дым җылы вакытта гына түгел, салкын һава торышында да югала. Шуңа агрофирмада дым сакланганда чәчеп калырга ашыгалар.

- Эшне 16 мең гектарда башкару каралган. Арпа чәчүгә әлегә 10-11 агрегат җәлеп ителсә, җылыту белән алар санын 28гә җиткерәчәкбез. Соя, кукуруз һәм бодай чәчүгә тотынабыз,- ди генераль директор урынбасары Расыйх Яфизов. Синоптиклар прогнозы буенча киләсе көннәрдә һава торышы көндез 10-15 градус, төнлә 2-6 градус булачак. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре иртә килгән язны 2008 елда гына хәтерлиләр. Ул елны да кыш карсыз килә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, ул вакытта игенчеләрнең кыр эшләренә 28 мартта керешүе күренә. Ә бые кайбер хуҗалыклар 15 мартта ук кырга чыкты. Ул елда бөртеклеләрнең уртаса уңышы гектардан 37,2 ө тәшкил итте, тулаем уңыш 6 миллион тоннадан артты. Узган ел язгы кыр эшләренә 2 апрельдә керештеләр, ә 11 апрельгә берничә хуҗалыкта арпа, язгы бодай һәм борчак чәчтеләр. Барлык чаралар да вакытында үтәлде, ә уңыш җыюга керешкәч, яңгырлар китте. Һава торышы 10 августка гына көйләнде һәм ике атна гына дәвам итте. Һәм шул аралыкта 80-90 % уңыш җыеп алырга өлгерделәр. Узган ел район тарихында беренче тапкыр 232,2 мең тонна бөртек җыелды. Казан архивыннан күренгәнчә, соңгы 25 елда җылы апрель 1995 елга туры килә. Ул вакытта айлык уртача температура 11,3 градус тәшкил итә, ә 2008 елда – 8,2 градус. 1995 елның 13 апрелендә басылган газетадан кәренгәнчә, айның беренче ун көне яңгырлы була. Туфрак соң өлгерү сәбәпле чәчүгә апрель уртасында гына чыгалар. Җәй коры килә. Бөртекле һәм бөртеклк-кузаклыларның уңышы гектардан 20 ө чыга.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 9 апрельгә чәчү 2866 гектарда, ягъни 4 процентта башкарылды. 29677 гектарда дым каплатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International