Гариза бирү өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- "Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәлергә һәм хисап язмасын расларга
- "Россиядә эш" порталында авторизацияләнергә
- Резюме бастырырга
- Гариза формасын тутырырга
"Россиядә эш" порталында авторизацияләнү
1. Эш эзләүчеләр битенә күчегез.
2. «Войти» төмәсенә басыгыз..png)
3. «Вход» битендә «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан логин һәм парольне кертегез.Нажмите «Войти»га басыгыз.(1).png)
4. Эш эзләүченең шәхси кабинетыннан баш бит ачыла..png)
«Россиядә эш» порталында резюмены бастыру
5. Югарыда күрсәтелгән «Меню»дан «Добавить резюме» бүлегенә күчегез.
.png)
6. Резюме конструкторына мәгълүмат кертегез. Хезмәт хакы, эшчәнлек өлкәсе, кирәкле вазыйфа, регион, E-mail, белем, эшчәнлек тарихы бүлекләре һичшиксез тутырылырга тиеш.
7. «Сохранить» төймәсенә басыгыз.
.png)
8. Сезнең резюме халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә тикшерүгә җибәрелде. Тикшерү нәтиҗәсе резюмеда күрсәтелгән e-mailга җибәреләчәк.
Эшсезлек буенча пособие алуга гариза формасын тутыру
9. Тикшерү уздырылганнан соң һәм резюме бастырылгач «Подать заявление» төймәсенә басыгыз..png)
10. 2020 елда пособие күләме турындагы мәгълүмат белән танышыгыз.
11. «Оформить пособие по безработице» дигән юлга басыгыз.
12. Мәгълүматның дөрес тутырылуын тикшерегез. Бирелгән мәгълүмат корректлы булмаса, үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны үзгәртү өчен “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетка кучегез.
.png)
13. Әгәр дә Сездә резюме булмаса - "резюме булдыру" һәм "Россиядә эш" порталында резюме язмасы” бүлегендә тасвирланган адымнарны башкарыгыз.
14. "Яшәү урыны адресы" блогында паспортта яки башка документта күрсәтелгән яшәү урыны буенча теркәлүнең гамәлдәге адресын күрсәтегез (яшәү урыны буенча теркәү турында белешмә).
15. «Хезмәтләр күрсәтү урыны» блогында Сез теркәлгән Россия Федерациясе субъектын һәм туры килә торган эш эзләүдә гражданнарга дәүләт хезмәтен алганда үзара хезмәттәшлек итәргә теләгән халыкны эш белән тәэмин итү үзәген сайлагыз.
16. Эшсезлек буенча пособие алу өчен уңайлы ысулны күрсәтегез һәм кирәкле кырларны тутырыгыз.

17. «Способы связи» блогында контакт белешмәләрен тикшерегез.
18. Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү һәм мөрәҗәгать итү буенча карар кабул итү максатыннан, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны раслау өчен галкалар калдырыгыз.

Игътибар итегез, «Отправить заявление» төймәсе “галка” тамгасы куелмаса мәгълүмат кабул ителми.
19. «Отправить заявление» төймәсенә басыгыз.
Эшсезлек буенча пособие билгеләү буенча өстәмә мәгълүмат белән сез биттә таныша аласыз.