Карантин вакытында күп фатирлы йортларда гомуми кулланылыштагы урыннарны дезинфекцияләү

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Халыкны коронавирус инфекциясеннән саклау максатыннан, Буа шәһәренең күп фатирлы торак йортларында гомуми файдаланудагы йорт эчендәге урыннарны дезинфекцияләү эше көчәйтелде. Вирус, шул исәптән контакт-көнкүреш юлы белән тапшырылу сәбәпле, коммуналь хезмәтләр гражданнар яши торган подъездларны җыештыруга аерым игътибар бирә. Идарәче компания һәм «Көнбатыш» торак милекчеләре ширкәте хезмәткәрләре профилактик максатларда подъездларны, күпфатирлы йортларның ишекләрен хлор эретмәсе белән эшкәртәләр. Идарәче компания директоры вазифаларын башкаручы Алексей Васильев сүзләренә караганда, санитар эшкәртү шәһәребезнең 165 йортын үз эченә алачак. Аларның 125 е – идарәче компания

карамагында, 35 е – «Көнбатыш» ТМШ, 5 се-«Кыят»торак-коммуналь хуҗалыгы карамагында.

Бригада үзе белән бөтен кирәкле әйберне алып килә. Хлор эретмәсен урында ясыйлар, эшчеләр махсус киемнәрдә эшкәртүгә керешәләр. Идарәче компания узган атнада үз йортларын хлор эретмәсе белән эшкәртүнең беренче этабын тәмамлады.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов сүзләренә караганда, йортларны профилактик эшкәртү апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында хезмәткәрләр барлык йортларны да берничә тапкыр эшкәртәчәкләр.

Сораулар туганда халык 884374 3-13-43, 884374 3-45-05 номерлары буенча шалтырата ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International