Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Безнең ишегалды» программасы буенча республика халкының сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк. Трансляцияне иртәгә, 14 апрельдә, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә карарга мөмкин булачак. Башлана 14 сәгатьтә.
Фишман-Бекмамбетова программага эләгәчәк ишегалларны ничек сайлаганнары, аларны көтә торган үзгәрешләр, эшләр башлану һәм үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлылар белән проектларның нинди форматта каралачагы турында сөйләячәк.
Узган ел Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. «Безнең ишегалды» программасы буенча юлларны, тротуарларны һәм тышкы яктыртуны ремонтлау, эскәмияләр, чүплекләр һәм балалар мәйданчыкларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын оештыру планлаштырылган.