"Гагарин отряды"на кергән данлыклы якташыбыз.

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Бу Марс Рафиков! Ул «Без – «Икс» отряды егетләре» исеме астында, беренче 20 космонавтны берләштергән отряд тормышы, космонавт дуслары, үткәрелә торган сынаулар, шатлык-кичерешләр, алдагы очрашулар, аралашулар турында кулъязма истәлекләрне туплаучы. Марсның әнисе тумышы белән Исәк авылыннан. Марс Рафиков 1933 елның 29 сентябрендә Татарстан һәм Башкортстаннан китеп, Киргизиядә очрашып өйләнешкән Мәрзия һәм Закир Рафиковлар гаиләсендә туа. Сабый акыллы, тиктормас һәм кызыксынучан була. Җидееллыкны уңышлы тәмамланганнан соң, Марсны, үзенең үтенече буенча һәм фронтта һәлак булган сугышчының улы буларак, СССРның Хәрби-Һава Көчләренең махсус очу мәктәбенә – Таҗик ССРның Ленинабад шәһәренә җибәрәләр. Барлык имтиханнарны «бишле» гә тапшырып, 1953 елда Сызраньдагы хәрби-авиация училищесы курсанты була. 1959 елның октябрендә, үз эшендә зур уңышларга ирешкән, көчле тиз йөрешле истребительләр белән оста идарә итүче өлкән лейтенант М. Рафиковны, барлык параметрлар буенча иң сәламәт һәм иң камил очучыларны сайлап алу өчен частьнең медицина хезмәте башлыгына

чакыралар. Чакырылучыларны “ иләк аша иләгәннән “ соң, 300 кешедән 20 се генә сынауны үтеп чыгалар. 1960 еллар башында бу очучылардан “Икс отряды” исемле махсус төркем оештырыла, төркем Космоновтика тарихына “Гагарин отряды” буларак кереп кала.

1960 елның март аеннан башлап булачак космик лачыннар катлаулы өйрәнүләр уза. Марс барлык сынауларда да үзен уңай яктан гына күрсәтә. «Син, һичшиксез, башкалар белән бергә Йолдыз дөньясына очачаксың!» ,- дип әйтә аңа баш конструктор Сергей Королев.

Уңышлары өчен Марс Рафиков Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. 1961 елның декабрендә тулы әзерлек программасы тәмамланганнан соң, ул космоска очарга тиешле космонавтлар исемлегенә кертелсә дә, кызганычка каршы, язмыш аңа йолдызлар дөньясына очарга мөмкинлек бирми. Якын дусты Юрий Гагарин аңа: «Мин үз бурычымны үтәдем, Марс Закирович! Хәзер синең чиратың җитә-әзерлән!»-ди. Аның галәмгә очмавының төп сәбәбе-уңышсыз никахы. Аерылышу карары Космонавтлар әзерләү үзәге җитәкчелеген дә, Марсның баш конструкторын да канәгатьләндерми,аны берничә тапкыр «келәмгә» чакырганнар, үгетләргә маташканнар, тик Марс Рафиков үз карарын үзгәртмәгән. Ниһаять, аңа катгый таләп куела һәм ул отрядтан китәргә мәҗбүр була. Хәер,”төзәлгән” очракта, җитәкчелек аңа космонавтлар отрядына кайту мөмкинчелеген бирә... Әмма Королевның кинәт үлемен кире кайтуга мөмкинлек бирми. булмый. Капитан Рафиков авыр йөрәк хисләре белән отрядтан китә. Ләкин ул төшенкелеккә бирелми. Төрле авиация частьләрендә хезмәт итә башлый, Әфганстанда була, күрсәткән батырлыклары өчен аны икенче Кызыл Йолдыз һәм Әфганстан хөкүмәтенең « рәхмәтле Әфган халкыннан " медале белән бүләклиләр. 1981 елда Марс Закиров кайчандыр бер мәктәптә укыган Рәйхан Абушаевага өйләнә. Алматага күчеп, хатыны белән шунда ук милли-мәдәни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлыйлар. Марс Рафиков күк белән аерылыша алмый, Казахстан ДОСААФ үзәк комитетында һәм Үрнәк аэроклубта эшли. Ул 2000 елда инфаркттан вафат була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International