Кичә аны коллективка Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова тәкъдим итте. Элек Александр Кузьмин физкультура укытучысы булып эшләгән. Ул безнең спортчыларның бик күпләрен тәрбияләде. Югары белемле. Өйләнгән, 2 кызы бар. Хезмәт эшчәнлеге: 1994 елдан 2006 елга кадәр А.В.Луначарский исемендәге мәктәптә, 2006 елдан 2020 елга кадәр 5нче гимназиядә эшләгән. Гомуми эш стажы 26 ел. Александр Анатольевичка эшендә уңышлар телибез.