Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - идарә) үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 15 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дистанцион форматта, Интернет челтәрендә турыдан-туры трансляцияләүне оештыру юлы белән идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.
Идарә эшкуарларга-татарстанлыларга, Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында, эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» көнендә дистанцион рәвештә катнашырга тәкъдим итә.
Әлеге трансляциягә түбәндәге сылтама буенча кушылырга һәм кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин https://youtu.be/cb24zsscj3E к
Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре! Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул! Без дистанцион форматта «Ачык ишекләр»нең бердәм көнендә сезнең мөрәҗәгать итүегезне көтәбез!».