Кулланучының Интернет аша товар сатып алганда, сатып алу турында карар кабул ителгән вакытта, товар белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге юк. Сатып алучының интернет-кибет сатучысы белән мөнәсәбәтләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 статьясы һәм «Дистанцион ысул белән товарлар сату кагыйдәләрен раслау турында» 2007 елның 27 сентябрендәге 612 номерлы Хөкүмәт карары белән җайга салына.
Онлайн-сатып алу шатлыгы көенчкә әйләнмәсен дисәгез, түбәндәгеләрне эшләгез:
1) Кибет рейтингын, ошаган товарның тасвирламасын һәм аның турында фикерләрне, әлеге брендның күләме үзенчәлекләре турында мәгълүматны өйрәнегез;
2) Товарның төп куллану үзенчәлекләренә һәм сатучының адресына (урынына), товарның җитештерү урынына, сатучының тулы фирма атамасы, товарның бәясе һәм сатып алу шартлары, аны китерү, хезмәт итү вакыты, яраклылык вакыты һәм гарантия срогы, товарга түләү тәртибе, шулай ук килешү төзү турында, товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүматка игътибар итегез.;
3) Товарны сатып алган вакытта илтеп җиткерү адресы һәм түләү реквизитлары турында мәгълүматны игътибар белән тутырыгыз, товарны почта аша алганда салынган түләү белән түләргә кирәк.
Без шулай ук кайбер таләпләрне үтәмәүче, базар бәясеннән арзан бәяле, аз мәгълүматлы кибетләргә игътибар бирмәскә чакырабыз.