Бүген «онлайн-илтеп җиткерүне оештыру» темасы буенча бизнес өчен онлайн-дәрес узачак.

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

«Фабрика PRO: Антикризис» республика эшкуарлары өчен бушлай курс кысаларында 14 апрельдә чираттагы онлайн-дәрес узачак, аның темасы онлайн-илтеп җиткерүне оештыру булачак. 2020 елның 6 апреленнән 27 апреленә кадәр барлыгы 25 шундый дәрес узачак.

Исегезгә төшерәбез, курс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды, «Эшкуарлык фабрикасы» проекты һәм «Минем бизнес» үзәге белән берлектә, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшли башлады һәм бизнесны агымдагы шартларга тиз арада җайлаштыруга юнәлдерелгән. Дәреснең спикеры-Галина Шәрәфетдинова. Галина Казан шәһәре Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең башкарма директоры булып тора.

Онлайн-дәрес эшкуарларны кафе һәм рестораннарга илтеп җиткерүне оештыруга карата мәгълүмат белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Эшләнәчәкнең киләсе темалары каралачак : эшләтеп җибәрү, илтеп җиткерү бюджеты; илтеп җиткерү һәм аутсорсинг: уңай һәм тискәре яклары; техник проблемалар, аларны хәл итү ысуллары; илтеп җиткерүне алга җибәрү: онлайн һәм офлайн ысуллар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк узган дәресләрне республиканың 600дән артык эшкуары тыңлады. Алар кризиска каршы идарәне нульдән башлап җибәрү технологияләрен, кризис вакытында эшне оештыру алгоритмнарын һәм башка бик күп нәрсәләрне җентекләп өйрәнде.

Чара 15:00 сәгатьтә башлана.

Теркәлүгә сылтама - http://biz-balance.ru/antikrizis_pro

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International