Элегрәк Буадан үпкә ялкынсынуы белән пациент Казанга озатылган иде, анардан мәҗбүри рәвештә коронавируска анализ алынган иде. Бүген анализ нәтиҗәләре билгеле булды. Район оператив штабы хәбәр итүенчә, кызганычка каршы, «яңа коронавирус йогышы» диагнозы расланган. Аның белән элемтәдә булган затлар билгеләнгән һәм өй карантинына урнаштырылганнар. Аларның сәламәтлеген көн саен мобиль төркем белгечләре күзәтәчәк.
Хөрмәтле район халкы, илдә зарарланучылар саны көннән-көн арта. Шуңа бәйле рәвештә, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген һәм үз сәламәтлегегез турында кайгыртуыгызны сорыйбыз. Барлык гражданнарга, бигрәк тә риск төркемендәге затларга (өлкәннәргә, хроник авырулы кешеләргә) җәмәгать урыннарына баруны мөмкин кадәр киметергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм өйдә калырга киңәш итәбез.
Үзегезне саклагыз! Өйдә калыгыз.