Татарстан өлкән сыйныф укучыларына онлайн режимда уку өчен ике мең гаджет таратылачак

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен мохтаҗы булган күп балалы гаиләләр өчен ике мең планшет сатып алынган.

Казан, Түбән Кама, Алабуга, Тәтеш, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш һәм башка район мәгариф идарәләре җитәкчеләре 900 дән артык гаджетны алып, укучыларның ата-аналарына тапшырганнар.

8 апрельдә Рөстәм Миңнеханов дистанцион дәресләрдә булды, авыл һәм шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм укучылары белән аралашты. Президент компьютерлары булмаган балалар, сыйныфташлары белән беррәттән онлайн-дәресләргә йөри алсын өчен, 30 млн.сумнан артык 2 мең планшет сатып алу турында карар кабул итте. Планшетлар 15 апрельгә кадәр тапшырылачак.

Моннан тыш, үзизоляция чорында ярдәмгә мохтаҗ булган балаларга социаль ярдәм күрсәтү һәм дистанцион укытуны оештыру максатларында 480 мәктәп уку елы ахырына кадәр 2000нән артык сандагы компьютер җиһазларын бушлай файдалануга тапшырды.

Искәртеп узабыз, югары уку йортларының бюджеттан тыш чараларына ректорлар авыл мәктәпләрендә укучы 11 сыйныф укучылары өчен 122 планшет сатып алу турында карар кабул иткән иде инде. Ә «Бердәм Россия» партиясе Россия Хөкүмәте, Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә «Өйдә укырга ярдәм ит» мәктәп укучыларына ярдәм итү программасын эшләде. Проект

пандемия шартларында онлайн укый алсын өчен, мохтаҗ гаиләләрдән булган балаларны компьютерлар яки башка гаджетлар белән тәэмин итәргә тиеш. Аз керемле гаиләләрдән булган балаларны дистанцион укыту өчен шартлар тудыруга һәм файдаланылмый торган компьютерлар, ноутбуклар, смартфоннар, гаджетлар сатып алырга яисә үз мәктәбеңә алып килүдә , интернет-трафик түләүдә дә һәркем катнаша ала.

Акциягә иҗтимагый оешмалар, бизнес вәкилләре, шәхси затлар кушылды инде.

Бәлки, кемнәрдәдер запас мобиль телефоннар, мониторлар, клавиатура, тычканнар, веб-камералар, колакчалар һәм дистанцион уку өчен яраклы башка техника бардыр, - аларны үз мәктәбегезгә алып килегез һәм балаларга ярдәм күрсәтегез. Республика #Отдайзапаснойгаджетвоюшко акциясендә катнашыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International