14 апрельдән Татарстанда дини корылмаларга бару, шулай ук аларда үткәрелә торган дини йолаларда һәм тантаналарда катнашу тыела. Татарстанда бүгенге көннән рәсми рәвештә храмнарга йөрү тыела. Тиешле карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кабул итте.
Документта, 14.04.2020 елдан башлап, санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен, «Гражданнар тарафыннан дини биналар, биналар һәм корылмалар урнашкан җир кишәрлекләрендә булу, шулай ук әлеге объектларда һәм дини йолалар һәм тантаналарда катнашу, руханилар, шулай ук әлеге объектларның эшчәнлеге һәм гыйбадәт кылу өчен кирәк булган затлар катнашуыннан тыш» тыела.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан дин тотучыларны күрелә торган чараларга аңлап карарга һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәп, гражданлык җаваплылыгын күрсәтергә чакырдылар

