ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык социаль чаралары Рамазан аенда онлайн-мәйданчыкка күчерелде

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Рамазан чорында массакүләм чаралар һәм лекцияләр онлайн-форматта узачак, дип хәбәр итте «Татар-информ» МА ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.

«ТР Диния нәзарәтенең Рамазан аена планлаштырылган барлык социаль чаралары онлайн режимда, шулай ук мөфтинең мәгълүмати ресурсларында: сайтларда, социаль челтәрләрдә, „Хузур ТВ“ мөселман телеканалында һәм „Азан“ радиосында узачак», — дип аңлатты Хәсәнов.

Изге ай турында рус һәм татар телләрендә программалар трансляцияләнәчәк. Беренче онлайн-лекция бүген, 15 апрельдә, 15: 00 сәгатьтә мәгълүмати-аналитик порталның туры эфирында узачак (Islam-

Today.ru islam_today_huzur.). ТР Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые вазыйфаларын башкаручы Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясаячак. Барлык тыңлаучылар аңа сораулар бирә алалар.

Шулай ук туры эфирда ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ураза» китабы уйналачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International