Татарстанда Мәскәү һәм Петербургтан килгән кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция кертелде

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстан Хөкүмәте 14 апрельдән республика территориясенә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан килгән гражданнар өчен мәҗбүри 14 көнлек карантин кертте.

Бу документ нигезендә, 14.04.2020 елдан башлап, санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән (кайткан) гражданнарны 14 календарь көн эчендә өйдә үз-үзеңне изоляцияләүне тәэмин итәргә мәҗбүр итәргә.

ОРВИның беренче симптомнары барлыкка килгәндә, Мәскәү һәм Петербургтан килгән кешеләр кичекмәстән, медицина учреждениеләренә кермичә, табибны өйгә чакыртырга тиеш. Мондый чаралар республика халкын потенциаль зарарланган кешеләр белән мөмкин булган

элемтәләрдән саклау, шулай ук яңа коронавирус йогышы диагнозланган очракта, килгән гражданнарга оператив медицина ярдәме күрсәтү өчен күрелгән. 14 көнлек үзизоляция таләпләре Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән кешеләр белән бергә яшәүчеләргә дә кагыла.

Хөрмәтле буалылар, 14 апрельдән район территориясенә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан килгән гражданнар белән карантинны бозу очраклары турында белсәгез, Сез 8 (84374) 3-52-89 номеры буенча хәбәр итегез. (дүшәмбе-шимбә 8.00 -17.00, якшәмбе 8.00-12.00)

Барлык гражданнарга, бигрәк тә риск төркемендәге затларга (өлкәннәргә, хроник авырулардагы кешеләргә) җәмәгать урыннарына баруны мөмкин кадәр киметергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм өйдә калырга киңәш итәбез.

Үзегезне саклагыз! Өйдә калыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International