Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау буенча комиссия эшен дистанцион форматка күчерде. Хәзер комиссия утырышлары видеоконференция режимында үткәрелә.
"Кергән мөрәҗәгатьләр буенча карарлар гариза бирүчеләрнең турыдан-туры катнашында комиссия утырышларында кабул ителә. Әмма коронавирус таралуга бәйле килеп туган хәлне истә тотып һәм күчемсез милек хуҗаларының кадастр бәясен билгесез срокка яңадан карауны кичектермәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлап, без кадастр бәясе турындагы бәхәсләрне дистанцион рәвештә карау турында карар кабул иттек", - дип шәрехләде Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссия 2012 елда төзелгән иде. Аның составына Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, бәяләү эшчәнлеге буенча Милли совет вәкилләре керә.
Быел кадастр бәясен яңадан карау комиссиясе 153 күчемсез милек объектына карата 52 гариза карады. Алар арасында 1 уңай карар (10 күчемсез милек объектына карата), 51 тискәре карар (143 күчемсез милек объектына карата) кабул ителде. 39 гариза (42 күчемсез милек объектына карата) карауга кабул ителмәгән.
Артем Костин аңлатканча, тискәре карарларның булуы комиссиягә бирелгән күчемсез милек объектларының базар бәясе турындагы хисапларның бәяләү эшчәнлеге турындагы Федераль законнарга, шулай ук бәяләүнең федераль стандартларына туры килмәве белән аңлатыла. Гаризалар кире кагылган төп
сәбәп-документларның тулы булмаган пакетын бирү, мәсәлән, күчемсез милек объектының базар бәясе турындагы хисабы булмау.
Игътибарга
Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссия эше турында барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында «Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе» бүлегендә урнаштырылган. Гариза белән турыдан-туры Казан шәһәре, Авангард ур., 74 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сораулар килеп туган очракта (843) 255-25-28, 255-25-23 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.