«Буа» сәнәгать паркы резидентлар көтә.

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Предприятиеләргә ярдәм итү һәм район икътисадына өстәмә инвестицияләр җәлеп итү өчен Буада «Буа» сәнәгать паркы төзелеше һәм аңа резидентлар җәлеп итү алып барыла.

Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов сәнәгать паркы резидентларының берсе, «Фиш» ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Вавилов белән очрашты. Резидентның планында-60 кешелек штатлы балык эшкәртү предприятиесе төзү һәм республиканы җирле балык белән тәэмин итү, шулай ук экспортка чыгу өчен, сменага 10-15 тонна әзер продукция җитештерү.

Очрашу барышында алар балыкчылык артелен оештыру, балык тоту коралларын сынауга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Буа» сәнәгать паркы территориясендә

эшкәртү заводын төзүнең уңай яклары арасында Сергей Вавилов аның Казан – Ульяновск федераль трассасы янында урнашуын атады.

Буа районындагы сәнәгать паркы – җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендә кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүче эшкуарлар өчен идеаль мәйданчык. Биредә бизнесменнарга арендага барлык инженер инфраструктурасы булган мәйданнар биреләчәк, шул ук вакытта аренда түләве алынмаячак. Алга таба, әгәр эшмәкәр җитештерүне киңәйтә һәм корылмалар төзи икән, аның әлеге мәйданны сатып алу мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк. Сәнәгатьтә икътисадның төрле тармакларыннан предприятиеләр, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашачак. Бүген резидентларны җәлеп итү һәм аларга дәүләт ярдәме чаралары белән таныштыру эше дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International