«Эковесна 2020» республика акциясен уздыру концепциясе үзгәрде!

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Буалылар игътибарына! Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, «Эковесна 2020» республика акциясен уздыру концепциясе үзгәрде. #ЭКОВЕСНА 2020 республика акциясен уздыру буенча яңартылган кагыйдәләр һәм тәкъдимнәр гражданнар игътибарына җиткерәбез.

1. Акиянең максатлары

- Татарстан Республикасы муниципаль районнарында иҗтимагый экологик инициативаларны һәм актив гражданнарны, конкурсларда һәм акцияләрдә җиңүчеләрне ачыклау;

- халыкны экологик агартуның нәтиҗәле формасы буларак, Татарстан Республикасының экологик хәрәкәтен булдыру, халыкта төбәкнең

экологик проблемаларына катнашы булу һәм бу проблемаларны хәл итәргә омтылу тойгысын үстерү;

- экологик-белем бирү эше өчен республиканың муниципаль районнарын, мәгариф оешмаларын, предприятиеләрен һәм гаиләләрен бүләкләү;

- халыкның экологик белемен арттыру;

- Татарстан Республикасы халкының экологик яшәү рәвешен популярлаштыру;

- балаларда һәм яшьләрдә «чиста республикада» яшәргә һәм эшләргә омтылу тәрбияләү;

2. Акцияне уздыру сроклары һәм этаплары

2.1 Акция ике этапта уздырыла:

- район этабы: 2020 елның 1 апреленнән 12 майга кадәр

- республика этабы: 2020 елның 18 маеннан 31 майга кадәр

2.2 Акциянең район этабы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелә.

2.3 Район этабында җиңүчеләр акциянең республика этабына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 йорт, 108 кабинет) җибәрелә.

3. Акция номинацияләре һәм бәяләү критерийлары

3.1 Акциядә түбәндәге номинацияләр буенча эш һәм проектлар катнаша:

- «Иң яхшы балалар бакчасы»

- «Иң яхшы мәктәп»

- «Иң яхшы гаилә»

- «Иң яхшы предприятие»

- «Иң яхшы муниципаль берәмлек»

3.2 Катнашучыларның эшләре һәм проектлары бастырып чыгарылган һәм рәсмиләштерелгән рәвештә дә, электрон формада да (фото/видео материаллары, массакүләм мәгълүмат чараларында публикацияләр, булган очракта раслаучы башка документлар) кабул ителә.

3.3 Акция үткәрү кысаларында мөмкин булган чаралар

- «Иң яхшы балалар бакчасы» и «Иң яхшы мәктәп»: балалар бакчасы/мәктәп территориясендә экология сукмагы проекты балалары белән онлайн режимда тәрбиячеләр/укытучыларның уртак әзерлеге. Инстаграммдагы проектны әзерләү, тикшерү процессының #Эковесна2020 хештегы белән мәҗбүри видеохисабы.

- «Иң яхшы гаилә»: сыерчык ояларын бергәләп әзерләү, җырлар һәм балалар белән ата-аналарның уртак чаралары, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтелгән йортлар. Инстаграммда мәҗбүри фото-видеохисап белән #Эковесна2020 хештегы белән барлык чаралар.

- «Иң яхшы предприятие»: территорияләрне төзекләндерү (үсентеләр утырту, корылмаларны буяу һәм чистарту, агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять таләпләрен үтәп, башка чаралар). Инстаграммда мәҗбүри фото-видеохисап белән #Эковесна2020 хештегы белән барлык чаралар.

- «Иң яхшы муниципаль берәмлек»: #Эковесна 2020 республика конкурсының барлык номинацияләрендә катнашучыларның гаризалары саны буенча.

4. Нәтиҗәләр ясау

4.1 Җиңүчеләрне бүләкләү 2020 елның июнендә булачак.

4.2 Акциядә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле призлар (оргтехника, балалар өчен уен җыелмалары, спорт мәйданчыклары һ.б.) тапшырыла.

5. Искәрмә

5.1. Район этабында катнашу өчен эшләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорт, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитеты.

5.2 Район этабында җиңүчеләрнең эшләре түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Павлюхин ур., 75 йорт, 108 бүлмә, яисә электрон почта буенча Anastasia.Merdyukova@tatar.ru, Anisa.Mannapova@tatar.ru E.Veretennikova@tatar.ru .

5.3 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары 2020 елның 18 маена кадәр район этапларында җиңүчеләр турында мәгълүматны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы адресына рәсми хат белән җибәрә.

5.4 Акция чаралары турында мәгълүмат бирү өчен социаль челтәрләрдә аккаунтлар: «Вконтакте» https://m.vk.com/public173667598 Instagram https://www.instagram.com/ministerstvo_ecologiirt/ «Одноклассники» https://m.ok.ru/dk?st.cmd=altGroupMain&st.groupld=59349711126578&_prevCmd=altGroupCreate&tkn=4028 Министрлыкның рәсми сайты http://eco.tatarstan.ru/rus/

5.5 "#Эковесна2020 хештегын куллану мәҗбүри

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International