Буа округы протоиерее Иоанн Ткачук барлык православие динендәгеләрне Пасхага өйдә калырга чакыра.
Дин вәкиле сүзләренә караганда, бу кешеләр күпләп җыела торган урыннарда коронавирус таралу куркынычы белән бәйле. Хөкүмәтнең санитария-эпидемиология хәлен яхшыртканчы храмнарга йөрүне тыю турында карары кабул ителде. Протоиерей сүзләренчә, өйдә атна дәвамында һәм Пасха алдындагы төндә дога укуда узарга тиеш.
- Моны әйтүе миңа җиңел түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы игълан иткән пандемия шартларында руханиларга, хакимият күрсәтмәләрен үтәп, кешеләрнең физик тормышларын һәм сәламәтлеген генә түгел, рухи тормышларын да саклау өчен, шундый карарлар кабул итәргә туры килә. . Мин
Христос үзе безнең тормышка, безнең йортларга керсен, безне Үзенең илаһи нуры белән яктыртсын, бу авыр вакытны кичерергә ярдәм итсен иде дип телим. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык телим, - диде ул