Буа муниципаль районында, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән килгән 32 кеше аерым контрольдә тора

2020 елның 17 апреле, җомга

Кичә, 16 апрельдә Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Яңа Тинчәле, Боерган, Мөкерле авыл җирлекләре фельдшер-акушерлык пунктларында булды. Ранис Рафис улы хәзерге вакытта карантиндагы гражданнар белән эшләү шартлары белән һәм башкарыла торган эшләр белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Хөкүмәте 14 апрельдән республика территориясенә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан килгән гражданнар өчен мәҗбүри 14 көнлек карантин кертте. Бу документ нигезендә, 14 апрельдән башлап, санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән (кайткан) гражданнарны 14 календарь көн эчендә өйдә үз-үзеңне изоляцияләүне тәэмин итәргә мәҗбүр итәргә.

ОРВИның беренче симптомнары барлыкка килгәндә, Мәскәү һәм Петербургтан килгән кешеләр кичекмәстән медицина учреждениеләренә кермичә, табибны өйгә чакыртырга тиеш. Мондый чаралар республика халкын потенциаль зарарланган кешеләр белән мөмкин булган элемтәләрдән саклау, шулай ук яңа коронавирус йогышы диагнозланган очракта, килгән гражданнарга оператив медицина ярдәме күрсәтү өчен күрелгән. 14 көнлек самоизоляция таләпләре Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән кешеләр белән бергә яшәүчеләргә дә кагыла.

Хөрмәтле буалылар, 14 апрельдән район территориясенә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан килгән гражданнар белән карантинны бозу очраклары турында белсәгез, Сез 8 (84374) 3-52-89 номеры буенча хәбәр итегез. (дүшәмбе-шимбә 8.00 -17.00, якшәмбе 8.00-12.00)

Барлык гражданнарга, бигрәк тә риск төркемендәге затларга (өлкәннәргә, хроник авырулардагы кешеләргә) җәмәгать урыннарына баруны мөмкин кадәр киметергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм өйдә калырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International