Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге беренче Ана сертификатын актив режимда рәсмиләштерде.
Беренче сертификатка бер ай булмаган сабый, Лениногорск шәһәреннән Баһаутовлар гаиләсендә төп герой ия булды.
Исегезгә төшерәбез, гаиләләр ана капиталын тизрәк алу гына түгел, аны рәсмиләштерүгә дә көч сарыф итмәсеннәр иде дигән теләктә, бүгенге көннән башлап Пенсия фонды Ана капиталы сертификатларын актив рәвештә бирергә кереште. Актив рәвеш дип, ведомствоара багланышлар һәм хакимият органнары арасында документлар әйләнеше процессларында кәгазь йөртүчеләрне төшереп калдыруны аңларга кирәк.
«Бала туганнан соң ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштерелә, һәм гаилә, сертификаты артыннан мөрәҗәгать итмичә, акча белән эш итә ала. Моның өчен Пенсия фонды мөстәкыйль эшли. Сервис бик уңайлы, һәм бүгенге көндә 120дән артык электрон сертификат бирелгән»,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында белешмәләр ПФРга Граждан хәле актларын теркәү дәүләт реестрыннан керә. Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм әнинең шәхси кабинетына Пенсия фонды сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталында җибәрелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сертификат алу өчен, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) гражданинның расланган исәпкә алынуы булырга тиеш.
Мөһим! Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.
#Пенсия фонды #Буа ш. #без сезнең өчен эшлибез!
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-56-84