РФ Хөкүмәтенең 16 апрельдәге яңа карары нигезендә, бу дистанцион эшкә күчмәгән һәм отпуск ялында булмаган эшләүче пенсионерларга кагыла. Чара COVID-19 таралышына каршы көрәш өчен гамәлгә ашырылган.
Больничныйны эш бирүчеләр тарафыннан Социаль иминият фондына тапшырылган мәгълүматлар нигезендә бирәчәкләр. "Гражданнарга нинди дә булса өстәмә мәгълүмат яки документлар тапшырырга кирәк булмаячак", - дип аңлаттылар Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында
Электрон хасталык кәгазе Федераль социаль иминият фонды акчалары хисабына больничный формалашкан көннән алып, 7 календарь көн эчендә турыдан-туры хезмәткәргә түләнә. Бу механизм эш бирүченең акчаларын, хәтта кыска вакыт эчендә дә читкә юнәлдермәскә мөмкинлек бирә. Исегезгә төшерәбез, элегрәк 65 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр өчен хасталык кәгазьләрен дистанцион рәсмиләштерүнең шундый ук тәртибе 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр каралган иде.