Буалылар игътибарына! "Рәсми Буа" Ютуб каналында "Хәлимә"дигән яңа фильм.

2020 елның 18 апреле, шимбә

Коронавирус белән бәйле рәвештә өйдә үзизоляция-бу вакытны үз-үзеңне үстерүгә багышлау өчен менә дигән мөмкинлек. Мәсәлән, дөнья кинематографының классикасын өйрәнергә яки зур экранга чыкмаган фильмнарны карарга. Буалылар игътибарына "Хәлимә"фильмын тәкъдим итәбез. Аны "Рәсми Буа" Ютубы каналында карарга була. https://www.youtube.com/channel/UCRnyd_GSiXvefKP3h9wGdOg?view_as=subscriber)

Бу-Казанның ябык элиталы мәктәбенең тыныч һәм җайга салынган тормышы турында фильм. Женевада БМО Кеше хокуклары буенча Советында стажировка үттүгә грант оту мөмкинлеге турындагы яңалык мәктәп тормышында кызыксыну уята.

Сайлап алу туры өчен докладлар әзерләү мөшкеллегендә унберенче сыйныфта яңа укучы барлыкка килүне берәү дә сизми дә кала. Хәлимә мәктәбтә (төп героиня) хәзерге заман яшүсмерләре стандартларына туры килми. Аның дөньяга карашы яшьтәшләреннән артык нык аерыла. Тормыштагы урын өчен көрәш никадәр катгый булган саен, герой башка балаларның, аларның ата-аналарының һәм укытучыларның битарафлыгы белән ныграк очраша. Җәмгыятьнең Хәлимәнең уңышларына көнләшү һәм түземсезлеге, нәтиҗәдә, драматик вакыйгаларга китерә...

Режиссеры Юлия Захарова, рольләрдә: Ренат Тукбаев,Хадиҗә Юнысова, Камил Юсипов. Жанры: социаль драма, 2017 ел. Хронометражы 54 мин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International